Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт районының ресурслар идарәсе унитар предприятиесенең директоры Алексей Лазаревка йөкләмәләр бирде.
- Суда бату өчен нибары утыз секунд вакыт җитә. Батучы кеше беркайчан да кычкырмый, чөнки аның үпкәсе тулы су була. Коткару хезмәте һәрвакыт игътибарлы булырга тиеш. Шәһәр пляжы коткаручылары бер секундкада үз постларын калдырып китергә тиеш түгел. Хезмәткәрләр арасында яшүсмерләр булырга тиеш түгел, ә өйрәтелгән сертификатлы олы яшьтәге кешеләр булырга тиеш, - дип Айрат Хәйруллин хәбәр итте.