Татарстанда санитар-экологик икеайлык чараларында 1 миллион 127 мең кеше катнашкан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде.
Республикада масштаблы чүплекләрне юк итүдә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бигрәк тә район үзәкләрендә. Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама һәм тагын кайбер районнарда чүплекләр бөтенләй бетерелгән.
1 июльдә Татарстанда “Чиста ярлар” акциясе старт ала. Республикада айлык кысаларында яр буйлары чүпләрдән, чүплекләрдән арындырыла.
1 июньнән Татарстанда “Экология велопатруле” акциясе старт алган иде.
Әлмәт районының экологик икеайлыкта Татарстан буенча беренче урынны яулаганын искә төшерик.
Район башлыгы Айрат Хәйруллинга бүләкне Хөкүмәт йортында булган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миннеханов үзе тапшырды.Экологик икеайлык дәвамында Әлмәт җирлегендә 1 апрелдән алып 26 майга кадәр вакыт аралыгында, 45 534 кеше катнашкан, 522 машина чүп түгелгән, 893 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.