"Шәһәрнең мәдәни мохите" шәһәр халкын һәм кунакларын гаҗәпләндерүен һәм куандыруын дәвам итә

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Бу шимбә көнне "Шәһәрнең мәдәни мохиты" проекты чаралары шәһәрнең 8 мәйданында үтте.

18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында иң кечкенәләр өчен кызыклы программа башланачак. Алар өчен сабын куыклары тамашасы әзерләнәчәк.

18.00 сәгатьтә "Шәмсинур" паркында «Татнефть» ГАҖ "Рухыят" рухи яңарыш фондыннан кызыклы бай эчтәлекле программа күрсәтеләчәк. Анда "Барабанда уйнаучылар тамашасы", "Могҗиза иле" җыр театры, "Сандугач сайрар илем" балалар сәнгате фестивале лауреаты, дипломы һәм стипендия алучылары катнашачак

19.00 сәгатьтә Татарстан нефтенә 60-еллык исемендәге шәһәр паркында Чувашия Республикасының атаклы сәнгать эшлеклесе Анатолий Никитинның концерты узачак.

19.00 сәгатьтәдөньякүләм танылган артист, урам сәнгате өлкәсендәге күренекле профессионал – аргентиналы Локо Брускадан мастер-класс үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International