Әлмәт шәһәрендә "Бяки-Буки" әдәби фестиваленең бай эчтәлекле атнасы балалар өчен әкияттәгедәй бәйрәм белән тәмамланды.
ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, 11 июнь көнне болытлы аязучан һава торышы сакланачак. Урыны белән яңгыр; көндез яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, 2-7 м/с, урыны белән 15 м/с. Төнлә +8..+13˚.Көндез +19..+24˚.
8 июнь көнне "Кара күл" паркының төп аллеясында шушы ук паркта бу ял көннәрендә - 10 һәм 11 июнь көннәрендә уза торган "Сменалар" Җәйге китап фестиваленә багышланган пресс-конференция үтте. Анда Казан мэры Илсур Метшин, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттәхов, Татарстан Республикасы Президентының ярдәмчесе Наталия Фишман, "Смена" заманча мәдәният үзәгенең арт-директоры Кирилл Маевский һәм "Тере шәһәр" фонды директоры Инна Яркова катнашты.
7 июнь көнне Әлмәт районының авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Наил Усманов җитәкчелегендәге рәсми делегация Актаныш районының алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты.
2017 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 690 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 800 мең сумлык 176 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Яңгырлы һава торышына карамастан, районның яшелчә плантацияләрендә эшчәнлек тулы көчкә бара. Монда иртә утырта торган культураларны, беренче чиратта, Пекин кәбестәсен, утырталар.
20 июнь көнне балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре И.Х. Гарифуллина белән бергә Татарстан Республикасындагы балаларның хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина катнашуы белән балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 13 нче июненә билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру буенча аукцион сатулары турында хәбәр итә.
Бизнес үсешенә финанс яктан ярдәм алырга һәр теләгән кеше 37-08-04 яки 8-917-911-44-44 телефоны буенча башкарма комитетның эшмәкәрлекне үстерү секторына шалтырата ала.
"Татнефть" компаниясе Әлмәтнең заманча динамик сүрәтен һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен уңайлы тирәлек булдыру өчен республиканың нефть башкаласына шәһәр киңлегенә яңа сәнгать элементларын кертүче стрит-артны өйрәнү институтын чакырды.