ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсендә "Имгәнүләрне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларны профилактикалау " компьютер дизайны плакатлары смотр-конкурсының беренче туры узды. Бу чараны ТР сәламәтлек саклау министрлыгы игълан итте. 

 

338 миллиард – шулкадәр язма  #FollowMe  хештегы белән Instagram социал челтәрендә бастырылган. Тәрҗемә – СледуйЗаМной.  "Яшел Фитнес" проекты да бу хештегны читләтеп узмаган. 


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Бизнес үсешенә финанс яктан ярдәм алырга һәр теләгән кеше 37-08-04 яки 8-917-911-44-44 телефоны буенча башкарма комитетның эшмәкәрлекне үстерү секторына шалтырата ала.

2017 елның 14 июнендә Әлмәт шәһәре мәшьгульлек үзәгендә Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге катнашуы белән "Эшкә алучы көне" үтте.

Бүген Социалистик Хезмәт Герое Дамир Нурутдинов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге хөрмәтле юбилее белән аны  район башлыгы Айрат Хәйруллин да котлады. 

«Татнефть» компаниясе Санкт-Петербургтан «Странствующие куклы господина Пэжо» театры белән берлектә «Әлмәттә урам театрлары» проектын тормышка ашыра. Әлеге проектның максаты - урам сәнгате буенча үзебезнең коллективны булдыру. 15 июньнән дөньякүләм танылган артист, урам сәнгате өлкәсендәге күренекле профессионал – аргентиналы Loco Bruscaдан мастер-класслар башланып китә. 

 

14 июньдә бөтен дөньяда иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара донорлар көне билгеләнеп үтелә. Бу Көн, беренче чиратта,  донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен үз каннарын бушлай тапшыручы кешеләргә багышланган.
 

14 июнь көнне ел саен Рәсәйдә миграция хезмәткәрләре көнен билгеләп утәләр. Бу федераль миграция хезмәте РФ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. 

2014 елның 12 февраленнән Әлмәт үзәк район хастаханәсендә  неврология бүлекчәсе эшли башлады. Заманча медицина авыруларны оператив ачыклауда ярдәм итә.


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Үзәк мәчеттә яңа имам сайланды. Әлеге чарада Татарстан мөхтәсибе урынбасары Мансур Җәләлетдинов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, имамнар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International