Традиция буенча Әлмәт шәһәре Советы депутаты Рамиль Комаров Интернациональный кругы һәм Яңа Кәшер, Колшәрип мәктәпләре укучылары өчен Яңа ел бүләге тапшырды. Барлыгы 120 баланы шатландырды.
Бүген, 27 декабрьдә, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин районның эшмәкәрләре белән очрашачак. Теләк белдерүчеләрне 16.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараеның 3нче катына чакырылар.
Кышкы спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру, Әлмәт районы халкын физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чыгып шәһәребездә “Snow Fest – 2019” кышкы спорт төрләре фестивале оештырыла.
«Мечта» яшүсмерләр клубында (Пушкин урамы, 29 нчы йорт) түбәндәге категорияләргә караган кешеләргә Яңа ел бүләкләре таратыла.
Әлмәтлеләр дәвалау учреждениеларының Яңа ел бәйрәмнәрендә эш графигы белән таныша алалар.
19-20 декабрьдә "Девон" спорт мәктәбенең гандбол бүлегендә шөгыльләнүчеләр командасы Казанда "Ак Бүре" спорт мәктәбендә узган ачык Яңа ел Беренчелегендә катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Район башлыгы белән үткән йомгаклау матбугат конференциясендә белем бирү сферасы актуаль темаларның берсе булды.
“Полиция Кыш бабае” Бөтенроссия акциясе кысаларында Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбе укучыларына бәйрәм ясады.Бүгенге көндә биредә 87 укучы белем ала. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Айнур Сөнгатуллин инде бишенче ел Яңа ел тылсымчысы булып киенә. Ә менә Анастасия Чумарованың Кар кызы булуы беренче тапкыр икән. Балалар Кыш бабай килүгә бик нык әзерләнгәннәр. Алар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең иң матур биюләрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга татлы бүләкләр өләшеп чыкты.
“Русская классика” хоккей ярышларын уздыру турындагы карар нигезендә 28 декабрь көнне 15.00 сәгатьтән алып 21.00 сәгатькә кадәр, 29 декабрь көнне 16.00 сәгатьтән алып 22.00 сәгатькә кадәр Төзүчеләр проспекты боҗрасыннан алып Ленин һәм Мәрҗани урамнары чатына кадәрге участокта 5 нче һәм 9 нчы автобусларның хәрәкәт итү маршруты үзгәрәчәк.
23 декабрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшләүче хезмәткәрләренең балалары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде.