Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин узып баручы елга нәтиҗәләр ясады

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Район башлыгы белән үткән йомгаклау матбугат конференциясендә белем бирү сферасы актуаль темаларның берсе булды.

Балалар бакчалары төзелү турында сүз алып барганда, Айрат Хәйруллин 2019 елда шәһәрнең кайбер микрорайонында 220 урынлык ике балалар бакчасы төзеләчәген әйтеп үтте.  Алар тагын 440 баланы урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк. Шунысы мөһим: биредә ясле төркемнәре дә булдырылачак. Әлеге теманы дәвам итеп район башлыгы инженерлык мәктәбен төзү турындагы планнар белән дә уртаклашты.

- Яңа микрорайоннардагы мәктәп төзелү өчен резервланган җир участогы дәүләт милкендә калды. Безгә “Татнефть” компаниясе һәм Наил Маганов шәхсән үзе ярдәм күрсәтте. Бу микрорайонда 868 урынлык инженер мәктәбен төзү планлаштырылган. Ул башка мәктәпләр өчен инженерлык белемен бирү өлкәсендәге компетенцияләр үзәгенә әйләнәчәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International