Әлмәттә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булган

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

«Мечта» яшүсмерләр клубында (Пушкин урамы, 29 нчы йорт) түбәндәге категорияләргә караган кешеләргә Яңа ел бүләкләре таратыла:

- сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булган 14 яшькә кадәрге (14 яшьне дә кертеп) балалар тәрбияләүче гаиләләр;

- 14 яшькә кадәрге (14 яшьне дә кертеп) балаларына аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие рәсмиләштергән күп балалы эшләмәүче аналар (үзең белән хезмәт кенәгәсен алып килергә);

- 14 яшькә кадәрге (14 яшьне дә кертеп) балаларына аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие рәсмиләштергән эшләмәүче ялгыз аналар (үзең белән хезмәт кенәгәсен алып килергә);

- 14 яшькә кадәрге (14 яшьне дә кертеп) балалар тәрбияләүче эшләмәүче пенсионерлар һәм инвалидлар (үзең белән хезмәт кенәгәсен, инвалидлык турында белешмә алып килергә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International