Әлмәт полиция хезмәткәрләре балаларга бәйрәм бүләк итте

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

“Полиция Кыш бабае” Бөтенроссия акциясе кысаларында Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбе укучыларына бәйрәм ясады.Бүгенге көндә биредә 87 укучы белем ала. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Айнур Сөнгатуллин инде бишенче ел Яңа ел тылсымчысы булып киенә. Ә менә Анастасия Чумарованың Кар кызы булуы беренче тапкыр икән. Балалар Кыш бабай килүгә бик нык әзерләнгәннәр. Алар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең иң матур биюләрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга татлы бүләкләр өләшеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International