Әлмәттә оператив-профилактик чараларга йомгак ясалды. Ул тантанлы рәвештә узды. Анда барлык юл куркынычсызлыгы оешмалары катнашты.
Яңа ел чарасы бик кызыклы узды. Сыйныфлар совет мультфильмнары стилендә бизәлгән иде. Төрле бәйгеләр, күңел ачу чаралары барысында да тирән тәэсир калдырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов ТР муниципаль берәмлекләр советының 13 нче съездында агломерацияләр һәм муниципаль ара хезмәттәшлекне үстерүгә басым ясады. Стратегия-2030 Казанской, Кама һәм Әлмәт агломерацияләрен үз эченә ала.
Балалар өчен бүләкләр алуга 400 меңләп сум акча бүлеп бирелде.
Очрашу 27се көнне узды. Анда мөһим сораулар каралды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин алдынгы эшмәкәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Әлмәт районында 2017-2018 еллар дәвамында 24,5 мең кв.м поликлиник учреждение ремонтланган. Республика бюджетыннан 512 млн сум акча тотылган.Җирле бюджеттан – 4млн сум,«Татнефть» - 26 млн сум сарыф иткән. Район башлыгы Айроат Хәйруллин бүген туберкулезга каршы диспансерда, наркология һәм психоневрология диспансерларында булды, башкарылган ремонт эшләре белән танышты.
9 февраль көнне Әлмәттә “Татарстан чаңгы юлы – 2019” массачыл чаңгы ярышлары узачак. Ярышларны ачу тантанасы 10.00 сәгатьтә шәһәр ипподромында була.
Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина Яңа ел алдыннан Киров урамындагы тулай торакта яшәүче Мәрьям Буданцевага бүләк ясады.
Бүген шәһәрдә болытлы һава торышы көтелә. Кар, төнлә урыны белән көчле кар явачак. Урыны белән буран. Җил 7-12 м/с. Минималь температура төнлә -9..-13º, максималь температура көндез -5..-9˚. Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Конкурста сәнәгать секторы, икътисад һәм идарә өлкәсендә 40 яшькә кадәрге профессионаллар, "Икътисад" һәм "Менеджмент" юнәлешләре буенча курсларны тәмамлаган студентлар катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.