Әлмәтлеләрне 28 һәм 29 декабрьдә автобус маршрутларының үзгәрүе турында кисәтәләр

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

“Русская классика” хоккей ярышларын уздыру турындагы карар нигезендә 28 декабрь көнне 15.00 сәгатьтән алып 21.00 сәгатькә кадәр, 29 декабрь көнне 16.00 сәгатьтән алып 22.00 сәгатькә кадәр Төзүчеләр проспекты боҗрасыннан алып Ленин һәм Мәрҗани урамнары чатына кадәрге участокта 5 нче һәм 9 нчы автобусларның хәрәкәт итү маршруты үзгәрәчәк.

Яңа маршрут Төзүчеләр проспекты боҗрасынан Шевченко урамы чатына кадәр, аннан  Шевченко һәм Мәрҗани урамнары буйлап Ленин урамы чатына кадәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International