23 декабрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшләүче хезмәткәрләренең балалары өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Балаларны котларга Кыш Бабай белән Кар кызы килде, малайлар һәм кызларга Баба Яга белән Шүрәле, Бармалей һәм Атаман, Король белән Принцесса, шулай ук башка әкият персонажлары күңелле бәйрәм ясадылар.
Балалар рәхәтләнеп җырладылар һәм матур яшел чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ахырында һәр бала татлы Яңа ел бүләге алды.
Әлеге бәйрәм, профессиональ артистлар һәм сценаристларны җәлеп итмичә, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре көче белән оештырылды.