27 декабрь көнне 10.00 -11.00 сәгатьләрдә 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәрг балалар 45-60-74 номеры буенча шалтыратып Кыш бабай белән сөйләшә алачак.
Алда торган Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлекне терроризмга каршы комиссия утырышында тикшерделәр.
Татарстан Республикасының Бокс федерациясе өчен 2018 ел үзгәрешләр һәм истә кала торган вакыйгалар елы булды.
Шикәр чире балалар арасында иң киң таралган авыруларның берсе булып тора. Бүгенге көндә Әлмәтнең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә беренче типтагы шикәр чире белән 64 бала исәптә тора. “Нур” хәйрия фонды Әлмәт балалары өчен Яшьләр үзәгендә Яңа ел бәйрәмен оештырды. Татлы бүләкләр урынына балаларга мәктәп кирәк-яраклары, өстәл уеннары, өй шартларында кандагы шикәр күләмен үлчәү җиһазлары тапшырылды. Әлмәт фельдшерлары танылган мультфильм персонажлары булып киенеп балаларның күңелен күрде, алар белән фотога да төштеләр. Бу көнне балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Өч дуңгыз баласы” дип исемләнгән музыкаль спектакль дә күрсәтелде. Соңынннан сабыйлар Кыш бабай белән Кар кызы һәм Фиксиклар белән бергә үзләренең Яңа ел теләкләрен теләделәр. Яңа ел утлары, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаулар кечкенә организмга гадәти яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итүче уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
«Шәһәрнең кышкы мәдәни мөхите» проекты кысаларында чаралар дәвам итә. 21 декабрьдә алар үзәк чыршы ачылу көнендә ДК «Нефтьче» мәйданында үттеләр. 22 декабрьдә «Яшьлек» һәм Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверларда, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, «Татнефть» компаниясе янындагы мәйданда һәм «Теннис-сити» спорт клубы мәйданында әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен күңел ачу программалары оештырылды.
18 декабрь көнне 57 нче “Соловушка” балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгытуга юнәлтелгән чара узды.Максаты – балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү барышында укытучыларның һәм ата-аналарның тырышлыгын берләштерү, балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм тәҗрибә уртаклашу.
Бүген эшлекле дхшәмбедә 2018 ел дәвамында райондагы коммерцияле булмаган оешмаларның һәм иҗтимагый инициативаларның эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптеваның чыгышы тыңланды. Докладында ул коммерцияле булмаган оешмаларның, волонтер инициативаларның социаль мәсьәләләрне чишүдә катнаша ала торган кешеләрнең берләшүе нәтиҗәсе икәнен билгеләп узды.
Һөнәри белем бирү бүлеге 2019 ел башыннан ук түбәндәге юнәлешләр (белгечлекләр) буенча курсларга җыюны дәвам итә: смета эше, компьютер дизайны,хисапчы, 1С Предприятие, автобус йөртүче, йөк автомобильләре йөртүче, котельный операторы, нефть һәм газ чыгару операторы, скважиналарны тикшерү буенча оператор, скважиналарга капиталь ремонт ясау буенча бораулаучы ярдәмчесе, чәчтараш, контроль-үлчәү җайланмалары һәм автоматика буенча слесарь, электр газ белән эретеп ябыштыручы, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, каравылчы һ. б.
Ветераннар оешмасы эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Василий Самойлов таныштырды. ул башкарылган эшләргә йомгак ясады, алдагы елга бурычларны атады.
Татарстан Республикасында барлык социаль-мәдәни объектларның төзелеш программасы тулы күләмдә тәмамланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.