Әлмәт командасы гандбол буенча ачк Яңа ел Беренчелегендә 2нче урынны яулады

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

19-20 декабрьдә "Девон" спорт мәктәбенең гандбол бүлегендә шөгыльләнүчеләр командасы Казанда "Ак Бүре" спорт мәктәбендә узган ачык Яңа ел Беренчелегендә катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Командалар яшь категорияләре буенча 2 группага бүленде. Б группасында 4 команда арасында безнең гандболчылар, финалда гына оттырып, 2нче урынны яуладылар.

23 декабрьдә "Девон" спорт мәктәбендә Кыш Бабай бүләкләренә Яңа ел турниры узды, анда 60 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International