Бүген Лаеш муниципаль районында Идел буеның иң зур агротехник күргәзмәсе - «Татарстанда кыр көне - 2019» ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, статс-секретарь – Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
6 июльдә 16.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак.
Авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга кыскартылган – атнага 36 сәгатьтән дә артык булмаган эш вакыты гарантияләнәчәк. Ә түләү шул килеш, тулы эш атнасындагы кебек калачак. Закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.
«Барыбыз бергә» хәйрия фонды - төрле авырулар белән интегүче олылар һәм инвалид балаларга; ятим балаларга; күп балалы гаиләләрдә үсүче балаларга, ата-ана назыннан мәһрүм калган балаларга; шулай ук авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү фонды.
Әлмәттә җәйге опен-эйр яңгырап узды. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән якшәмбе көнне 30 июньдә «Пляжда джаз» II Җәйге музыка фестивале узды. Джаз һәм саф һаваны яратучыларны яңгыр куркытмады. Йөзләп кеше яраткан артистларны, джаз корифейларын тыңлар, күтәренке күңелле регтаймны һәм моңсу блюз ритмында биергә килделәр.
Бүген район активы белән киңәшмәдә профилактик күзәтүләр һәм диспансеризацияләүне үткәрүнең яңа тәртибе турында фикер алыштылар. Районның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина чыгышында сәламәтлекне һәм озын гомерлелекне саклау «Татарстан 2030» социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең төп юнәлешләренең берсе булуын билгеләде.
ЮХИДИ бүлеге «АвтоЛеди-2019» бәйгесе уздыра. Катнашырга теләүчеләр өчен белешмә тлефоннары: 89178507668, 43-96-18.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2019 елның алты аенда 702 тикшерү үткәргән. Хокук һәм нормаларны бозу өчен 5 млн. 955 мең сумга 154 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 597 тикшерү үткәрелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Әлмәт муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында фикер алыштылар 28 июньдә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Марат Гыйрфанов рәислеге астында узган утырышта. Утырышның эшендә предприятиелар, юл хезмәтләре, хокук саклау органнары җитәкчеләре, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары, транспорт предприятиелары вәкилләре катнаштылар.
28-30 июнь көннәрендә Әлмәт муниципаль районының Иске Суркино авыл җирлеге Татарстан Республикасының Кама аръягы чувашларының очрашу урынына әйләнде. Шушы көннәрдә XIII ачык «Учук» фестивале уза. Аны Әлмәт районының чуваш милли-мәдәни автономиясе вәкиллеге активистлары, оешманың җитәкчесе Инна Альмукова (Лисина), Иске Суркино авылы халкы һәм күп кенә игелекле ихтыяр белдергән кешеләр оештырдылар.