Әлмәтлеләрне «Тигез рәвештә» халыкара бәйге фестиваль проектында катнашырга чакыралар

2019 елның 2 июле, сишәмбе

«Барыбыз бергә» хәйрия фонды - төрле авырулар белән интегүче олылар һәм инвалид балаларга; ятим балаларга; күп балалы гаиләләрдә үсүче балаларга, ата-ана назыннан мәһрүм калган балаларга; шулай ук авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү фонды.

18 яшькә кадәр сәләтле һәм булдыклы балаларны берләштерүче  «Тигез рәвештә» ел саен үткәрелә торган халыкара бәйге фестиваль проекты иң күңелле, гаять зур проект булып тора. 

Хәзер сәләтле олылар өчен шундый ук «Тигез рәвештә» проекты старт алачак. Тормышлары иҗат белән тыгыз рәвештә бәйләнгән, үзләрен киң аудиториягә тәкъдим итәргә теләгән һәр кеше социаль статусына, материаль хәленә, сәламәтлегенә, яшенә, тору урынына карамастан комачаусыз «Тигез рәвештә» проектында катнашырга мөмкин.

Тулырак мәгълүматны «Барыбыз бергә» хәйрия фондында 8-900-03-28-00-67 телефоны буенча, шулай ук фондның мәгълүмати мәйданнарында алырга мөмкин:

-- рәсми сайт -  https://fondvsevmeste.ru

-- Вконтакте - https://vk.com/fondvsevmeste

-- инстаграм - https://www.instagram.com/bf_vsevmeste

-- ютуб-канал -  https://www.youtube.com/channel/UCGyjADODCjzTeJJGrriRz_w?view_as=subscriber.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International