Бүген Лаеш муниципаль районында Идел буеның иң зур агротехник күргәзмәсе - «Татарстанда кыр көне - 2019» ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, статс-секретарь – Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
"Заманча технологияләрдән башка конкурентлы булу кыен. Без автопилот белән идарә ителә торган тракторны да, терлекчелектә яңа технологияләрне, корылыкка чыдам үсемлек сортларын да күрәбез. Күп кенә поставщиклар контактларын киңәйтер дип ышанам", - диде Татарстан Президенты.
Тантананы ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агротехник күргәзмәне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Бу мәйданчыкта безнең күп партнерлар үз продукциясен һәм технологиясен күрсәтәләр. Эңшлекле программада мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр уздыру күздә тотыла. Күргәзмә эшендә 3,5 мең АПК белгече катнашыр дип көтелә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.
Ул чыгарылган кайбер проектларның Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән эшләнгәнен билгеләп үтте. «Бүген федераль дәрәҗәдә эре агрохолдингларга да, шулай ук АПКның кече һәм предприятиеләренә дә зур ярдәм күрсәтелә. Бу бик җитди булышу».
Татарстан Республикасы Президенты заманча технологияләрдән башка конкуренциягә сәләтле булалмауны билгеләп үтте. «Бүген безгә автопилот системасы белән трактор, терлекчелектә иң заманча технологияләр, корыга чыдам авыл хуҗалыгы культуралаы үрнәкләрен күрсәттеләр. Бу бик зур тәҗрибә. Безнең күп поставщиклар үз элемтәләрен артыра алырлар дип ышанам», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Күргәзмә эшендә әлмәтлеләр делегациясе катнашты: районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев, берничә хуҗалыкларның җитәкчеләре, «САС-Альметьевская» ФГБУ, «Эльмэт» фермерлар ассоциациясе. Катнашучылар яңа авыл хуҗалыгы техникасы, үсемлекчелек һәм терлекчелектәге әйдәп баручы технологияләре үрнәкләре белән таныштылар, башка регионнарның агрокомплексы вәкилләре белән тәҗрибәне уртаклаштылар.