Бүген район активы белән киңәшмәдә профилактик күзәтүләр һәм диспансеризацияләүне үткәрүнең яңа тәртибе турында фикер алыштылар. Районның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина чыгышында сәламәтлекне һәм озын гомерлелекне саклау «Татарстан 2030» социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең төп юнәлешләренең берсе булуын билгеләде.
Профилактик күзәтүләр һәм диспансеризация поликлиникада яшәү урыны буенча уздырыла. Хәзерге вакытта халыкның уңайлылыгы өчен профилактик күзәтүләрне оештыру тәртибе үзгәртелгәнен билгеләп үтәргә кирәк. Диспансеризацияне кичке сәгатьләрдә эш көннәрендә һәм шимбә көнне үтәргә мөмкин.
Чыгышында Вера Головина профилактик күзәтүләргә алдан дистанцион рәвештә электрон язылу мөмкинлеге турында хәбәр итте. Диспансеризацияне узганда, кешенең поликилиника буенча йөрүе берничә тапкыр кыскартылды, барлык тикшерүләр диярлек медицина профилактикасы бүлегендә уздырыла. Болар барысы да күзәтүне яшь һәм тикшерүләр күләменә бәйле 1 - 3 көндә узарга мөмкинлек бирә.