Әлмәт джаз опен-эйры

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Әлмәттә җәйге опен-эйр яңгырап узды. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән якшәмбе көнне 30 июньдә «Пляжда джаз» II Җәйге музыка фестивале узды. Джаз һәм саф һаваны яратучыларны яңгыр куркытмады. Йөзләп кеше яраткан артистларны, джаз корифейларын тыңлар, күтәренке күңелле регтаймны һәм моңсу блюз ритмында биергә килделәр. 

Олег Якимочивның идарәсе астындагы искиткеч тавыш тембрлы джаз вокалисткасы Софи Окран (Мәскәү) һәм «Jazzia» группасының, Россиянең атказанган артисты, «Моральный кодекс» рок-гурппасы солисты Сергей Мазаевның, илнең әйдәп баручы джаз саксофонисты, Россиянең халык артисты Игорь Бутманның, җырчы һәм музыкант, композитор, «Браво» рок-н-ролл группасы өчен җыр текстлары авторы, Россиянең атказанган артисты Валерий Сюткинның, күренекле Россия торбачы, музыкант, укытучы һәм  телетапшырулар алып баручы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Вадим Эйленкригның, танылган «Guru Groove», «Sahib al Shihab» һәм «AJC-band» музыка группаларының чыгышы әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен чын бүләк булды.

Бай эчтәлекле музыка программасыннан тыш фестивальгә килүяеләр өчен күңелле вакыт уздыру өчен барысы да әзерләнгән иде: селфи өчен фотозоналар, балалар һәм олылар өчен мавыктыргыч анимация һәм иҗатның төрле юнәлешләре буенча мастер-класслар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International