ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2019 ел
шимбә

Бүген Әлмәт яшьләре бәйрәм итә. Шәһәр пляжында егет-кызлар, балалар ярышларда көч сынаша, интерактив мәйданчыкларда, мастер-классларда күңел ача. Бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам итеп, салют белән тәмамланачак.

Бу ял көннәрендә Әлмәттә Яшьләр көне кысаларында бәйрәм чаралары оештырылачак. Шуңа бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2019 елның 29 июнь көнне алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга  киңәш итә.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Операция юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү һәм җәяүлеләргә өстенлек бирмәү очракларын ачыклау максатыннан чыгып оештырыла.

Аналитик мәгълүматлар буенча юл-транспорт һәлакәтләре үсеше сәбәпләре арасында, элеккечә, өстенлек итүче урында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу тора. Транспортны исерек килеш йөртү, тизлек режимын үтәмәү, аралыкны калдырмау, каршы килә торган юлга чыгу, башка хәрәкәттә катнашучыларга карата игътибарсыз мөнәсәбәт кагыйдәләрне бозуларның күпчелек өлешен тәшкил итә.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр гражданинның куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә туры килә торган шартларда эшләүгә, дискриминациясез һәм яшәү минимумы күләменнән ким булмаган акчалата түләү алуга, эшчезлектән саклауга хокукы бар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы  буенча, пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  «Пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  белән  имин  эш  итү турында» Россия  Федерациясе  законнары  нигезендә  кулланыла.    

Яшьләр көне быел Әлмәттә «Спортта!» форматында узачак. Быел бәйрәм кабаттан Әлмәтнең иң матур һәм «кызу» мәйданында - шәһәр пляжында узачак.

30 июнь көнне Әлмәттә «Пляжга джаз» музыка фестивале узачак. Әлеге фестиваль «Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды оештырыла. Биредә Әлмәт, Казан һәм Мәскәү коллективлары чыгыш ясаячак.

22-27 июнь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә бокс буенча Россия укучылары Спартакиадасы финалы узды.

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International