ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Әлмәт районының күпфатирлы йортларында идарәче оешмалар подъездларны зарарсызландыру чаралары белән дезинфекцияли башладылар.

«Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә республикада, тулаем Россия Федерациясе буенча, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында, халыкның үлем-китем структурасына өлеш кертүче аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклауга өстәмә скрининглар үткәрелә.

Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк командасы белән берлектә Yardam.ru порталны эшләтеп җибәрде - анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә изоляция режимында булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат җыелган.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр һәм район халкына мөрәҗәгать итте, анда хәбәр иткәнчә, республикада коронавирус инфекциясенә юл куймау сәбәпле, тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимы игълан ителгән.


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

30 марттан Татарстан Республикасында яңа COVID – 19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауга бәйле рәвештә, барлык халык өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә.

Бүгенге көндә бу - коммуникацияләрнең иң куркынычсыз ысулы, шуңа күрә барысы да видеоконференцэлемтә, онлайн-элемтә һәм дистанцион эш форматына күчерелгән.

«Татнефть» компаниясе битлекләр җитештерү белән генә шөгыльләнми, хезмәткәрләрне дә алар белән тәэмин итә.

Төбәктә коронавирус йогышы аркасында югары әзерлек режимы кертелү сәбәпле, мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан үткәрелә торган барлык массакүләм чаралар, шул исәптән төркем дәресләре, күчмә консультацияләр, вакансияләр ярминкәләре, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче чаралар күчерелгән.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү турында хәбәр итте.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә тукымалардан эшләнгән күп тапкырлы битлекләрне ничек дөрес кияргә кирәклеге турында сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International