Әлмәт муниципаль районында милли проектларны тормышка ашыру

2020 елның 31 марты, сишәмбе

«Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә республикада, тулаем Россия Федерациясе буенча, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында, халыкның үлем-китем структурасына өлеш кертүче аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклауга өстәмә скрининглар үткәрелә.

2019 елның 2 сентябреннән «Өлкән буын» милли проектының «Демография» проекты кысаларында Әлмәт муниципаль районында көн саен чыгулар оештырыла. Мондый хезмәтләрдән Әлмәт муниципаль районы халкы, ә 65 яшьтән өлкәнрәкләр, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр бушлай файдалана. Моның өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районындагы «Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны ташу өчен махсус автотранспорт сатып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International