Тимур Нагуманов әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итте: шәһәрдә һәм районда тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр һәм район халкына мөрәҗәгать итте, анда хәбәр иткәнчә, республикада коронавирус инфекциясенә юл куймау сәбәпле, тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү режимы игълан ителгән.

- Хөрмәтле әлмәтлеләр! Бүгенге көннән бөтен республика буенча куркынычсызлык чаралары көчәйтелде, һәм барлык халыкка өйдә калырга күрсәтмә бирелде. Бүгенге көн, сишәмбе, 31нче - иң соңгы һәм кичектергесез эшләрне билгеләү һәм эшләү өчен бирелде. Иртәгәдән без шәһәрдәге хәрәкәтләрне тулы контрольдә тотабыз. 65 яшьтән өлкәнрәк булган барлык затлар үз торак биналарыннан китәргә тиеш түгел, бары тик медицина күрсәткечләре буенча һәм тормыш һәм сәламәтлек өчен янаулар булганда гына. Калган гражданнарга өйдә калырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International