Бүгенге көндә бу - коммуникацияләрнең иң куркынычсыз ысулы, шуңа күрә барысы да видеоконференцэлемтә, онлайн-элемтә һәм дистанцион эш форматына күчерелгән.
Планерка барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов барысын да чикләү чараларына бик җитди карарга чакырды һәм карантинны бозу кешеләр авыруына китергән очракта, РФ ҖК 236 ст. нигезендә җинаять җаваплылыгы каралуын искәртте. Ул шулай ук бүгенге көндә Әлмәт районында коронавирус йогышы белән зарарлану очраклары юк дип белдерде. Халык арасында авыру таралуга юл куймау буенча барлык кирәкле чаралар күрелә. 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ә бу атна эшләми торган дип игълан ителде.