Р-239 Казан-Оренбург федераль трассасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен Татарстанда 8 чакрымга якын киртә куелачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 28 марттан 5 апрельгә кадәр, азык-төлек кибетләреннән һәм даруханәләрдән тыш, барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябылырга тиеш.
Дөньяда барлыкка килгән хәлләр начар булу сәбәпле, районда югары әзерлек режимы эшли.
ЮХИДИ бүлекчәләрендә гражданнарның күпләп җыелуын булдырмау максатыннан, транспорт чараларын теркәү, имтихан үткәрү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү (алмаштыру) буенча дәүләт хезмәтләре бары тик алдан язылу буенча гына күрсәтелә WWW.GOSUSLUGI.RU аша.
Әлмәттә шулай ук 22.00 сәгатьтән соң югарыда күрсәтелгән биналарның эшчәнлеге туктатылды.
Аномаль җылы кыш һәм иртә яз аграрийларның планнарына йогынты ясады һәм авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе хәбәр итә, 30.03.2020-03.04.202020 елларда территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү туктатылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешенеп, киләсе шимбә, 28 мартта авыл хуҗалыгы ярминкәләренуң эшләмәү турында Карар кабул итте.
30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк, элек кабул ителгән запрослар буенча. Документлар кабул ителмәячәк.
"Аграрийлар һәм фермерлар эше бер генә көнгә дә туктап тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә хезмәт куялар һәм, ял көннәрендә булуга карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр", - дип шәрехләде бу хәлне Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары -Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.