«Татнефть» компаниясе битлекләр җитештерү белән генә шөгыльләнми, хезмәткәрләрне дә алар белән тәэмин итә.
Узган атнада республиканың көньяк-көнчыгыш полицейскилары беренче саклагыч чаралар комплектларын алды.
Эпидемия шартларында хокук саклау органнарына артык йөкләнеш төшә. Үзләренең гадәти бурычларыннан тыш, алар чит илдән килгән гражданнарның өй карантин режимын саклауларын да күзәтәләр. Участок полиция хезмәткәрләре ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр янына барып, фатирларны йөреп чыгалар.