Yardam.ru - татарстанлыларның уңайлы тормышы өчен барысы

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк командасы белән берлектә Yardam.ru порталны эшләтеп җибәрде - анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә изоляция режимында булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат җыелган.

Сайттагы мәгълүмат төрле ихтыяҗлар һәм тормыш хәлләре: әзер азык-төлек һәм дарулар китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар линияләре, белем бирү ресурслары, читтән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек итү өчен сервислар төркемнәргә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International