Тимур Нагуманов шәһәр һәм район хезмәтләренең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерде

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

30 марттан Татарстан Республикасында яңа COVID – 19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауга бәйле рәвештә, барлык халык өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә.

Бүген Россия Федерациясе Премьер - министрының "Яңа коронавирус йогышын профилактикалау һәм булдырмау өчен үткәрелә торган чараларны көчәйтү турында" гы карары нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына кул куелды.

Әлмәт муниципаль районында югары әзерлек режимы кысаларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуын һәм аларның үсешен кисәтү буенча оператив чаралар күрелә. Район башлыгы Тимур Нагуманов бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, янгын сүндерү хезмәтләренең, медикларның, полициянең һәм Роспотребнадзорның катлаулы шартларында уртак эшнең әзерлеген тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International