ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
14 февральдә Әлмәттә ТР Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов гражданнарны кабул итәчәк
2014 елның 1 февралендә “Нефтьче” мәдәният сараенда рус җырларын башкаручыларның “Безне батырлыкка “Катюша” рухландырды” республика конкурсының зона туры булды. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә районнарыннан, Актүбә һәм Карабаш бистәләреннән вокаль ансамбльләр һәм аерым башкаручылар катнашты.
Балалар һәм яшьләр белән эш итү идарәсе «Хәтер» берләшүе белән бергә авылларның үсеп килгән буыны өчен «Хәтер» музеена мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы министрлыкның“Тантана” (“Триумф”) театраль премиясен алу өчен конкурста катнашырга гаризалар кабул итә.
Әлмәт муниципаль районында узган ел социаль яклау идарәсе аша 68 меңнән артык кеше төрле социаль түләүләр алган.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың уку йортлары җитәкчеләренә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә тәкъдим итте. Мәскәү мәктәбендәге фаҗигале вакыйга белән бәйле рәвештә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф оешмаларында пропуск режимын катгый контрольгә алу, террорчылыкка каршы көрәш таләпләрен үтәү зарур, дип белдерә.
Әлмәттә тантаналы паспортлар тапшыруы дәвам итә. Ул гадәттәгечә Яшьләр үзәгенең универсаль залында узды. Шул әһәмиятле көндә шәһәребезнең 100 якын егетләре һәм кызлары тормышта иң мөһим документы алдылар.

Әлмәттә ызгыш вакытында 29 яшьлек кеше әтисен үтергән. Аңа карата җинаять эше кузгатылды.
Сәламәтлек саклау идарәсенең киңәйтелгән планеркасы аның җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендә үтте. Аның көн тәртибендә киң колачлы ике тема иде: 2013 елда халыкны диспансерлаштыру һәм сәламәтлек саклау биналарына капиталь ремонт ясау йомгаклары.
Әлмәт – Татарстанның нефть башкаласы, кызыклы һәм бай тарихлы шәһәр. Узган атнада Балалар һәм яшьләр белән эш итү идарәсе оешмаларнын яшьләр комитетлары арасында «Әлмәтнең тарихы һәм хәзерге заманы» темасына интеллектуаль уен брейн-ринг үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International