Рус җырларын башкаручыларның “Безне батырлыкка “Катюша” рухландырды” республика конкурсының зона туры

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
2014 елның 1 февралендә “Нефтьче” мәдәният сараенда рус җырларын башкаручыларның “Безне батырлыкка “Катюша” рухландырды” республика конкурсының зона туры булды. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә районнарыннан, Актүбә һәм Карабаш бистәләреннән вокаль ансамбльләр һәм аерым башкаручылар катнашты.

Әлмәт муниципаль районыннан «Нефтьче» мәдәният сараеның «Гармония» вокаль ансамбле (җитәкчесе Галина Бибанина), 1нче балалар музыка мәктәбенең «Жаворонушки” рус вокаль ансамбле» (җитәкчесе Элла Бельская), «Русское раздолье» вокаль ансамбле, Ерак Ямаш авыл мәдәният йортыннан «Околица» халык хоры коллективы (җитәкчесе Любовь Елистратова), солистлар Людмила Кувшинова (Кичуй авылы), Лариса Малюткина (Бута), Олеся Елистратова («Нефтьче» МС) чыгыш ясады.

Конкурска быел март аенда йомгак ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International