Әлмәт шәһәренең «Хәтер» музеена экскурсия

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Балалар һәм яшьләр белән эш итү идарәсе «Хәтер» берләшүе белән бергә авылларның үсеп килгән буыны өчен «Хәтер» музеена мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр. Экскурсия Ватанны саклаучылар көненә һәм Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруының 25-еллыгына багышланган иде. Чараның максаты – яшьләрдә патриотлык хисләре тәрбияләү. Балалар зур кызыксыну белән әфган, чечен, икенче галәм сугышларының тарихын тыңладылар, безнең вакытка кадәр сакланган экспонатлар, вафат булган солдатларның фотоларын, киемнәр, орденнар, медальләр һәм мөһим документлар күрделәр.

Ләйсән Дәрҗеманова Балалар һәм яшьләр белән эш итү идарәсенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International