ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
"Россия 1» каналында «Россия иртәсе» тапшыруында “Алсу” оек-оекбаш фабрикасының оекбашлары турында “Спортчылар һәм космонавтлар Татарстан оекбашларына тест үткәрделәр” дигән сюжет булды.
6-11 апрельдә Казанда бокс буенча Россия студентлар союзы беренчелеге үтте. Анда “Юность” балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышка иреште. Виктор Вәлиәхмәтов 1нче, Булат Низамов 2нче урын алды.
Әлмәт игенчеләренең язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүен «Россия-1» телеканалы эфирында күрсәттеләр.
11-13 апрельдә Димитровград шәһәрендә милли көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыштылар.
15 апрельдә Лениногорск шәһәрендә ТР Дәүләт Советына «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар сайлап алу буенча унынчы праймериз булды. 15 кандидат арасында ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов та чыгыш ясады.
12 апрельдә 5нче гимназиядә ел саен үткәрелә торган хәйрия ярминкәсе булды. Анда барлык сыйныфларда укучылар, ата-аналар һәм педагоглар катнашты. Хәйрия ярминкәсенә кулдан ясалган сувенирлар, үзләре әзерләгән тәм-төмнәр, китаплар һәм уенчыклар, кием-салым әзерләнгән идее. Ярминкә барышында укучылар концерт номерлары күрсәттеләр.
Ветераннар арасында йөзү буенча шәһәр спартакиадасында катнашучылар быел да бик күп булды. Ярышлар «Татнефть» ААҖнең спорт комплексында үтте. Башлангыч ветеран оешмаларыннан 70 кеше, 19 команданы шәһәр ветераннар советы рәисе урынбасары Марсель Надыйров сәламләде.
Татарстан Республикасы һәм ЧТПЗ компаниясе “Булачак Татарстан колледжы” проектын гамәлгә ашыруның икенче этабына керешәләр: ТР Мәгариф министрлыгы яңа уку үзәгенең лаборатория залына җиһазлар сатып алу өчен 55 миллион сум акча бирә. Бу хакта бүген “Алнас” заводы базасында үткән “Җаваплы партнерлык – Россия сәнәгате өчен кадрлар хәзерләү механизмы” дигән фәнни-гамәли конференциядә мәгълүм булды.
Бәйрәм көнне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, кешенең космоска беренче тапкыр очуына 53 ел тулуга багышлап, “Дөнья. Космос. КАИ” дигән интеллектуаль-спорт уены үткәрелде. Аны райбашкарманың Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, парк администрациясе ярдәмендә КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы оештырды.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Республикада урта һөнәри белем бирү уку йортлары укучылары һәм студентлары арасында I спартакиада тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International