Әлмәт көрәшчеләренең чираттагы бүләкләре

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
11-13 апрельдә Димитровград шәһәрендә милли көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыштылар. Анда Әлмәт көрәшчеләре дә катнашты. Нәтиҗәдә безнең спортчылар медаль байлыкларын тагын да арттырдылар. 60 кг.га кадәрле категориядә Рузил Ганиев беренче булды. 80кг.га кадәрле категориядә Марсель Гозәеров 2-нче урын алды, ә беренче урынга Айвар Билалов чыкты. 100 кг.нан авырраклар арасында гадәттәгечә Ильяс Галимовка тиңнәр булмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International