5 нче гимназиядә еллык хәйрия ярминкәсе булды

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
12 апрельдә 5нче гимназиядә ел саен үткәрелә торган хәйрия ярминкәсе булды. Анда барлык сыйныфларда укучылар, ата-аналар һәм педагоглар катнашты. Хәйрия ярминкәсенә кулдан ясалган сувенирлар, үзләре әзерләгән тәм-төмнәр, китаплар һәм уенчыклар, кием-салым әзерләнгән идее. Ярминкә барышында укучылар концерт номерлары күрсәттеләр.

Нәтиҗәләр начар түгел, барлык әйберләрне сатудан 34286 сум акча җыелды. Бу акча Җәлил бистәсендәге картлар йорты һәм гимназия ятимнәре файдасына тотылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International