Спорт яңалыклары

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
6-11 апрельдә Казанда бокс буенча Россия студентлар союзы беренчелеге үтте. Анда “Юность” балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышка иреште. Виктор Вәлиәхмәтов 1нче, Булат Низамов 2нче урын алды.


7-12 апрельдә Ульяновскида фулл-контакт бүлегендә кикбоксинг буенча Россия беренчелеге үтте. Анда илнең 56 төбәгеннән 1200ләп кеше катнашты. Әлмәттән Денис Скворцов өченче урын алды, Альберт Мостафин, Ширхан Хусейнов, Инсаф Мусин, Аделя Мөхәммәтҗанова 5-6-7нче урыннарга чыкты.


9 апрельдә УТНГП идарәсе һәм “ТМС групп” идарәче компаниясенең пенсионер-ветераннары арасында Җиңү көненә багышлап шахмат турниры оештырылды. Анда 29 кеше катнашты. 1нче һәм 2нче урыннарда УТНГП вәкилләре Шамил Сабитов һәм Мөнәвир Сөләйманов, 3нче урынга “ТМС групп”тан Рудольф Рау чыкты.


10-12 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә батутта сикерү һәм акробатик тасма буенча “Татарстан яшьлеге” дигән ачык ярышлар булды. Анда 1997 елда туган һәм аннан кечерәк 300ләп үсмер катнашты. Әлмәттән Кира Әхмәтҗанова һәм Азалия Баһманова 1нче, Регина Шәймәрданова һәм Ксения Белова 2нче, Есения Матвеева 3нче урын алдылар.


11-13 апрельдә Түбән Камада ир-егетләр арасында республика волейбол чемпионаты булды, Әлмәт командасы 1нче урын алды.


13 апрельдә Әлмәттә 1997-1999 елларда туган кызлар арасында волейбол федерациясе беренчелеге үткәрелде. Анда 4 команда катнашты. Урыннар түбәндәге тәртиптә бүленде: СОЦ-1, Яр Чаллы, “Елховец”, СОЦ-2.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International