«Татарстан» телерадиокомпаниясе эфирында Әлмәт районында язгы чәчүгә әзерлек турында сюжет чыкты

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Әлмәт игенчеләренең язгы кыр эшләренә ничек әзерләнүен «Россия-1» телеканалы эфирында күрсәттеләр.

Кыр эшәләре башланыр алдыннан, кагыйдә буларак, барлык агрофирмаларның вәкилләре былтыр иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хуңалыкларның берсенә җыела. «Чагылтау» хуҗалыгында быел 650 гектар бөртекле культура һәм 900 гектарлап терлек азыгы культуралары чәчәргә җыеналар. Машина-трактор паркы тулысынча әзер, механизаторлар бүгеннән кырга чыгабыз дип торалар.

Район башлыгы Мәҗит Салихов, язның бер көне ел туйдыра икәнен искә төшереп, кыр эшләренә җентекләбрәк әзерләнергә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International