Мәҗит Салихов Лениногорскида праймеризда катнашты

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
15 апрельдә Лениногорск шәһәрендә ТР Дәүләт Советына «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар сайлап алу буенча унынчы праймериз булды. 15 кандидат арасында ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов та чыгыш ясады.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова авыллар үсеше, мәктәпләргә ремонт ясау, мәгариф системасын үстерү һ.б. социаль юнәлешле темалар буенча күп проблемалар күтәрелүен билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International