ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2014 ел
шимбә
Татарстанга танышу визиты белән депутатлар – РФ Дәүләт Думасының табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзалары килде. 21-24 май көннәрендә алар республиканың төрле районнарында булдылар, татарстанлыларның табигатьне саклау юнәлешендәге эшләрен үз күзләре белән күрделәр.
Дүшәмбе, 24 майда мәктәпләрдә имтиханнар башлана. Ә бүген укучылар бәйрәм итә, мәктәпләрне тәмамлап чыгучылар өчен соңгы тапкыр кыңгырау яңгырый. Әлмәт районында 1118 укучы зур тормышка аяк баса.
10нчы ел рәттән медицина өлкәсендә төрле белгечлектә эшләүчеләр спортның байтак төрләре буенча ярышка җыелалар.
Әлмәт пенсия фонды идарәсе суд приставлары хезмәте белән берлектә 12 майдан 11 июньгә кадәр “Иң күп бурычлы индивидуаль эшкуарларның бурычын түләтү айлыгы” акциясе үткәрә.
23 майда, матур традицияне дәвам итеп, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышында катнашкан тагын бер кешене – Яхия Закир улы Алюковны туган көне белән котлады.
Сугыш утларын кичкән кадерле ветераннарыбызны юбилей көннәрендә башкарма комитет вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре, профсоюэ оешмалары, социаль хезмәт кешеләре өйләренә барып тәбриклиләр. Шушы матур традицияне дәвам итеп, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов сугыш ветераннарын юбилей җиткәндә генә түгел, туган көннәрендә ел саен котларга карар бирде.

23
май, 2014 ел
җомга
Бүген Яшьләр үзәгендә район җитәкчелеге катнашында ТР Дәүләт Советына сайлауга әзерлек буенча беренче киңәшмә булды.
Бүген Әлмәткә Дәүләт Думасының табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзалары килә.
Бүген Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Төзүчеләр проспекты боҗрасыннан Ленин урамына таба юл төзәтү эшләренең ничек барышын карады
“Әлмәт хәбәрләре” гәзитенә язылу башланды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International