Район башлыгы сугыш ветеранын туган көне белән котлады

2014 елның 24 мае, шимбә
23 майда, матур традицияне дәвам итеп, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышында катнашкан тагын бер кешене – Яхия Закир улы Алюковны туган көне белән котлады.

Район башлыгы ветеранга ныклы сәламәтлек, якыннарының игътибары булуын теләде. Ветеранны шулай ук ул 35 елдан артык эшләгән “Татбуртранс” ҖЧҖнең башкаручы директоры Рөстәм Садриев та тәбрикләде.

Яхия ага әле таза күренә, 75тән артык бирерлек түгел. Гәрчә тормышта ачысын-төчесен күп татыган, сугышта булган, контузия алган, эшсез торган чагы булмаган. Әмма ул тормышыннан канәгать, үзен бәхетле хис итә.

Яхия Алюков 1922 елда Ульяновск өлкәсендә авылда туган, балачагы җиңел булмаган. 1933нче ач елда гаиләләре Саратов өлкәсенә күчеп киткән, Яхия колхозда эшләгән, аннары тракторчылар курсын тәмамлаган.

1941 елда сугышка алынган, Украина фронтында сугышкан.

1953 елда ул Әлмәттә яши башлаган. “Әлмәтбурнефть” трестына эшкә урнашкан, пенсиягә чыгуы да шуннан.

Хатынын 2011 елда җирләгән. Хәзер икенче хатыны Галия Алтынбаева белән гомер итә. Биш оныгы, алты оныкчыгы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International