Мәҗит Салихов: “Без сайлау кампаниясен бик оешкан төстә үткәрергә тиешбез”

2014 елның 23 мае, җомга
Бүген Яшьләр үзәгендә район җитәкчелеге катнашында ТР Дәүләт Советына сайлауга әзерлек буенча беренче киңәшмә булды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов әлмәтлеләрнең сайлауда актив катнашуын билгеләп үтте. Моңа кадәр булган тавыш бирүләр шуны раслый. “Социаль-экономик үсеш рейтингында Әлмәт районы республикада алдынгыларның берсе. Безнең бурыч – бу күрсәткечләрне саклап калу гына түгел, яхшырту да, - диде район башлыгы. – Республикадагы һәм райондагы алга таба вәзгыять кемнәрне сайлавыбызга бәйле булачак”.

Район башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова бу сайлауда күбрәк партияләр катнашасын, шул сәбәпле һәр партиянең нидән гыйбарәт булуын, нинди максатлар куюын аңлату мөһимлеген күрсәтте. Илдә барлыгы 77 партия теркәлгән булып, Татарстанда 62сенең региональ бүлекләре бар. Район территориясендә 7 сәяси партиянең бүлекләре эш итә (Бердәм Россия, КПРФ, Россия коммунистлары, ЛДПР, Россия патриотлары, Гадел Россия һәм ТНВ иҗтимагый хәрәкәте).

Территориаль сайлау комиссиясе рәисенең урынбасары Татьяна Ершова, сайлау кампаниясенең рәсми стартына өч атнадан кимрәк вакыт калса да, аңа әзерлек инде былтыр ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертүдән үк башлануын белдерде, шул үзгәрешләр белән таныштырды.

Район башлыгы беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашучыларны кызыксындыру фикерен яклады: “Алар өчен сайлау бәйрәм булырга тиеш. Элек сайлау пунктына беренче булып килүчеләрне кызыксындыру кебек әйбәт традиция бар иде. Бу көнне сугыш ветераннарына да игътибар бирергә, аларны лаеклы каршыларга кирәк”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International