РФ Дәүләт Думасы депутатларын Әлмәт районы чигендә чәкчәк тотып, җырлап каршы алдылар

2014 елның 24 мае, шимбә
Татарстанга танышу визиты белән депутатлар – РФ Дәүләт Думасының табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзалары килде. 21-24 май көннәрендә алар республиканың төрле районнарында булдылар, татарстанлыларның табигатьне саклау юнәлешендәге эшләрен үз күзләре белән күрделәр.

23 майда, Түбән Камада Химиклар көнен бәйрәм итүдә катнашканнан соң, делегация Әлмәт районына килде. Зәй районы белән чиктә кунакларны безнең артистлар чәчәк тотып, җырлап каршы алдылар. Депутатларны район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде. Шулай матур каршылауга кунакларның бик күңеле булды, кайберләре хәтта биеп тә алды.

Депутатлар район башлыгы, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, “Татнефть” ААҖнең коррозиягәгә каршы көрәш һәм мохитне саклау бүлеге башлыгы Равил Гәрәев белән бергә Әшәлче чыганагына юнәлделәр. “Норлатнефть” идарәсе башлыгы Илгиз Салихов кунакларны югары үзлекле битумлы нефтьне чыгару үзенчәлекләре белән таныштырды.

Шунда Әшәлче чыганагында ук РФ Дәүләт Думасының табигать ресурслары, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Владимир Кашин интервью бирде, җитештерү барышында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт буенча Татарстанның башка күп субъектлардан өстен булуын әйтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International