Спартакиада Әлмәт медиклары тормышында үзе бер дәвер

2014 елның 24 мае, шимбә
10нчы ел рәттән медицина өлкәсендә төрле белгечлектә эшләүчеләр спортның байтак төрләре буенча ярышка җыелалар.

Әлмәт сәламәтлек саклау системасында бүген 3,5 меңләп кеше хезмәт куя. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр мең ярымга җыела. Алар волейбол, бильярд, өстәл теннисы, чаңгы, аркан тартышу, җиңел атлетика, шахмат, йөзү, ату белән шөгыльләнәләр.

“Сәламәтлек” спартакиадасы 10нчы тапкырында 2013 елның сентябрендә җиңел атлетика ярышлары белән башланып китте. 8 ай дәвамында медиклар чаңгы юлында, бассейнда, тирда һәм башка спорт объектларында үзләренең физик әзерлекләрен күрсәттеләр.

Спартакиаданы ябуга, аркан тарту буенча кызыклы ярышларга сәламәтлек саклау ветераннары, республиканың көньяк-көнчыгышындагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең баш врачлары, Әлмәттәге 17 дәвалау-профилактика учреждениесенең баш врачлары чакырылган иде.

ӘМР советы һәм башкарма комитеты исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчеләренә нәтиҗәле эшләре һәм районның спорт тормышында актив катнашулары өчен ихлас рәхмәт белдерде. “Сәламәтлек өчен көрәш үзеңнән башлануын сез шәхси үрнәгегездә күрсәтәсез, - диде ул. – Һәм сез моны зур энтузиазм белән эшлисез”.

Сәламәтлек саклау идарәсе исеменнән аның җитәкчесе Равил Хәйруллин ӘМР, “Татнефть” ААҖ, Физкультура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчеләренә медиклар арасында спорт чаралары үткәрүдә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт сүзләре әйтте, идарәнең Дипломнарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Аркан тартышу буенча ДПУ коллективлары арасындагы кискен көрәш бәйрәмнең чын бизәге, югары ноктасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International