Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады

2014 елның 24 мае, шимбә
Дүшәмбе, 24 майда мәктәпләрдә имтиханнар башлана. Ә бүген укучылар бәйрәм итә, мәктәпләрне тәмамлап чыгучылар өчен соңгы тапкыр кыңгырау яңгырый. Әлмәт районында 1118 укучы зур тормышка аяк баса.

Район башлыгы Мәҗит Салихов Ризаэддин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясендә булды. Быел анда 20нче, юбилей чыгарылышы, гимназияне 49 укучы тәмамлый. Район башлыгы үткән елларда гимназиянең яхшы эшләвен әйтеп үтте, укучылар төпле белем алып чыга. Һәммәсенең дә югары уку йортларына керүе, аннары квалификацияле белгечләр булуы шул хакта сөйли. Мәҗит Салихов быелгы чыгарылышка да имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, профессияне дөрес сайлап, җәмгыятькә файдалы кешеләр булуын теләде.

Бәйрәмгә шефлар һәм спонсорлар да килгән иде, күбесе буш кул белән түгел. Быел да иң яхшы укытучы һәм иң яхшы укучы сайланды. Укуда һәм эштә ирешкән уңышлары өчен шефларның бүләгенә технология укытучысы Рамил Яһудин һәм гимназияне тәмамлаучы Марсель Нуретдинов лаек булды.

Бәйрәм концертын гимназияне тәмамлап чыгучылар үзләре әзерләгән иде. Бәйрәм ахырында алар саубуллашу вальсын башкардылар, укытучыларына чәчәкләр һәм сувенирлар бүләк иттеләр. Ә район башлыгына зирәклек һәм белем символы – керамикадан эшләнгән ябалак бүләк булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International