Мәҗит Салихов: “Безнең шәһәр нефтьтән бигрәк Сезнең кебек кешеләре белән бай”

2014 елның 24 мае, шимбә
Сугыш утларын кичкән кадерле ветераннарыбызны юбилей көннәрендә башкарма комитет вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре, профсоюэ оешмалары, социаль хезмәт кешеләре өйләренә барып тәбриклиләр. Шушы матур традицияне дәвам итеп, Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов сугыш ветераннарын юбилей җиткәндә генә түгел, туган көннәрендә ел саен котларга карар бирде.

23 май көнне район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Елена Даниловна Бочкаревада кунакта булды. Мәҗит Салихов аңа тазалык, бәхетле картлык теләде, күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “Без Сезнең белән горурланабыз, безнең шәһәр нефтьтән бигрәк Сезнең кебек кешеләре белән бай”, – диде ул.

Сугыш юлларын үткән бу гаҗәеп хатын әле дә сафта. Тавышы командирларча, җаваплары төгәл, тормыш юлы дәфтәрләрдә теркәлгән.

Ул 1923 елда Башкортстанның Дәүләкән районында туган, мәктәптән соң медицина техникумында укыган. 1941 елдан сугышның ахырына кадәр сугышта булган, бик күп яралы сугышчыларны ут астыннан алып чыккан.

Әлмәткә ул 1952 елда килә. Башта район дәваханәсендә эшли, балалары булгач, сменалы эштән китә, төзү-монтаж идарәсенә кассир булып урнаша. Озак еллар эшләп, шуннан пенсиягә чыга.

Елена Даниловнаны ТОСМС-9Аның баш предприятиесе “Татнефть-Химсервис” исеменнән советның мөдире Гөлзәминә Сәмигуллина да котлады. Ул ветеранның бик актив булуын, тору урынында үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашуын билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International