Пенсия фонды индивидуаль эшкуарлардан бурычларын түләтү акциясе үткәрә

2014 елның 24 мае, шимбә
Әлмәт пенсия фонды идарәсе суд приставлары хезмәте белән берлектә 12 майдан 11 июньгә кадәр “Иң күп бурычлы индивидуаль эшкуарларның бурычын түләтү айлыгы” акциясе үткәрә.

Шәһәр һәм районда 2200 индивидуаль эшкуарның пенсия фондына иминият взнослары түләүдә 103,6 миллион сум бурычлары бар.

Базарларда, сәүдә үзәкләрендә бергәләп рейдлар үткәрелә. Бурычлыларның чит илләргә чыгуын вакытлыча чикләү эше көчәйтелде. “Юл приставы” аппаратлы-программалы комплексын файдаланып уртак рейдларга да чыгалар.

Пенсия фонды эшкуарларның исенә төшерә: пенсия фонды каршындагы бурычлары эшкуарларның булачак пенсиясенә турыдан туры йогынты ясый, эш стажы пенсия фондына иминият взнослары тулысынча түләнгән очракта гына дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International