Район башлыгы Мәҗит Салихов юллар төзәтүне контрольдә тота

2014 елның 23 мае, җомга
Бүген Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Төзүчеләр проспекты боҗрасыннан Ленин урамына таба юл төзәтү эшләренең ничек барышын карады. Әлмәт автомобиль юллары идарәсе эшне кичә башлаган иде.

Бу участокта көндез хәрәкәт бик көчле. Уңайлырак булсын өчен район башлыгы төнге вакытны нәтиҗәлерәк файдаланырга тәкъдим итте.

Казан-Оренбург федераль трассасының ике участогын ремонтлауга федераль бюджеттан Әлмәт автомобиль юллары идарәсенә 175 миллион сум акча бүленгән иде. Хәзер анда су үткәрү торбаларын ремонтлау, фрезерлау һәм вакташ-мастикалы асфальт-бетон түшәмә салу эшләре бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International