ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
25 июньдә район башкарма комитетының кече залында татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмәгать оешмасы әгъзаларының беренче җыелышы булды. Анда район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова катнашты.
2014 елда Татарстанда 65 фермер гаилә терлекчелек фермалары төзелешенә грантлар ала. Гомумән, бу максатка 89,5 млн сум бүлеп бирелгән.
20-22 июньдә Казанда укучылар арасында автомоделизм буенча укучылар арасында республика команда-шәхси беренчелеге үтте. Ярышта Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Яшел Үзән командалары катнашты.
ТР хөкүмәте рәсми порталының интернет кабул итү бүлегенә Әлмәт шәһәренең “Дуслык” микрорайоны, Ришат Булгаков урамы, 10, 12, 14 йортларда яшәүчеләрдән район башлыгына рәхмәт хаты алынды.
ТР хөкүмәтенең боерыгы нигезендә Әлмәттә “Светосервис” предприятиесе тарафыннан бюджет өлкәсе объектларында 23 пар казаны алыштырылды.
Татарстанда халыктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очраклар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүматлар җыя торган “Халык инспекторы” системасы булдырыла.
Үткән атнада Әлмәттә хокук сагында торучылар 4 җинаять ачтылар.
Халыкны ничек кенә алдамыйлар да, ничек кенә хәләл акчаларыннан колак кактырып, үзләренең кесәләрен калынайтырга уйламыйлар.
2014 елда мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарны Казан электр транспорты техникумына троллейбус йөртүчелеккә укырга җибәрә.
Бразилиядә мундиаль барган бу көннәрдә Әлмәт физик культура, спорт һәм туризм идарәсе дә футбол ярышы оештыра. Мәктәп яны лагерьларыннан 10 команда беренчелек даулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International