Бүген Әлмәттә мәктәп яны лагерьларындагы футболчылар ярышы үтә

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Бразилиядә мундиаль барган бу көннәрдә Әлмәт физик культура, спорт һәм туризм идарәсе дә футбол ярышы оештыра. Мәктәп яны лагерьларыннан 10 команда беренчелек даулый.

Ярышны ачу тантанасында катнашучыларны идарә җитәкчесе Геннадий Золкин сәламләде, хәрәмләшмичә уйнарга өндәде, җиңүчеләргә призлар һәм бүләкләр вәгъдә итте. Уен бер генә көн бара, командалар җиде ярым минутлы ике тайм уйныйлар. Уен кагыйдәләрен ныклап белеп бетермәсәләр дә, яшь футболчылар нык йөгерәләр, оста тибәләр.

Уен тәмамлангач, җиңүчеләрне яңалыклар тасмасында хәбәр итәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International