Мошенниклар ышанучан хатынның банк картасындагы акчасын алып бетергәннәр

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Үткән атнада Әлмәттә хокук сагында торучылар 4 җинаять ачтылар.

24 июньдә мошенниклар активлык күрсәттеләр. Алар өч кешегә юлдагы авариядән соң җинаять эше кузгатудан алып калу өчен ярдәм тәкъдим иткәннәр, ике хатын-кызны банк карталары ябылган дип ышандырмакчы булганнар. Уяу гражданнар тозакка эләкмәделәр, полициянең дежур частена хәбәр иттеләр. 50 яшьлек бер хатын гына алдауга ышанып 25 мең сум акчасыннан колак каккан. Ул белдерүләр сайтына мебель сату турында белдерү куйган булган. Мошенниклар, хатынга шылтыратып, нәкъ менә шундый мебель сатып алырга теләүләрен белдергәннәр. Аннары алар бу хатынның банк картасының номерын сорап, акча күчерергә булганнар. Акча өстәлү урынына картадагы барлык акчаның алынуы турында хәбәр килгән.

Әлмәттә төзелә торган объектлардан әйберләр урлау дәвам итә. Билгесез кешеләр, көпә-көндез ванна бүлмәсенең тәрәзәсен ватып кергәннәр, 6000 сумлык коралларны урлап чыкканнар. Җинаять эше кузгатылды14 июньдә үк 24 яшьлек ир-егет велосипедын урлаулары турында хәбәр иткән иде. Үткән тәүлектә шул уңайдан 16 яшьлек ике егет тоткарланды, гаепләрен таныдылар. Аларны читкә чыгып китмәскә имза куйдырып кайтарып җибәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International