Әлмәттә яңа җәмәгать оешмасы эшли башлады

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
25 июньдә район башкарма комитетының кече залында татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмәгать оешмасы әгъзаларының беренче җыелышы булды. Анда район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова катнашты.

Җыелышны ачып, “Ак калфак” оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Ландыш Зарипова залдагыларны үткәрелә торган эш һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.

“Ак калфак” оешмасы Казанда 1990 елда оештырылган иде.

“Әлмәт муниципаль районында 23 теркәлгән җәмәгать оешмасы бар иде, менә күптән түгел районда 24нчесе - татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмәгать оешмасының Әлмәт бүлеге актив эшли башлады, - диде Наҗия Хәйдәрова үзенең чыгышында. – Безнең алда зур бурычлар тора, аларны бергәләп башкарып чыга алырбыз дип ышанам”.

Киләчәкә планнар корганда залдагылар кызыклы проектлар тәкъдим иттеләр. Җыелыш ахырында татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмәгать оешмасы Әлмәт бүлегенең Әлмәт районы мөхтәсибәте каршында оештырылган Әлмәт мөслимәләре оешмасы белән бергә эшләве турында карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International